Баулы даруханәләрендә битлекләргә кытлык барлыкка килгән

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Татарстанда һәм тулаем Россиядә хәзер медицина битлекләренә кытлык күзәтелә. Баулы даруханәләрендә дә сатуда алар юк. 

«Бүгенге көндә медицина битлекләре юк. Кайчан булачагы билгеле түгел, - диде «Баулы-информ» га бер даруханә провизоры Юлия Латыйпова. - Баулының бер генә даруханәсендә дә битлек юк. Заказны даими, атнага бер тапкыр ясыйбыз, тик нәтиҗәсез, әлегә алып кайтмыйлар. Коронавирус барлыкка килгәнче, мондый ажиотаж юк иде".

Шул рәвешле шәһәр үзәгендәге берничә даруханәдә булып, аларның берсендә дә медицина битлекләрен тапмадык. Шуңа күрә бер нәрсә генә кала - аларны үз кулларың белән ясарга. Фармацевт Розалия Шәйдуллина сүзләренә караганда, битлек ясау авыр түгел. Өстәвенә, ул күп тапкырлар кулланылырга мөмкин, чөнки аларны юарга була, аларда суларга да җиңелрәк. Ә бер тапкыр кулланыла торган битлекләрне берничә сәгать кенә кияргә мөмкин».

Профилактиканың башка ысуллары турында да онытмаска кирәк, мәсәлән, кулларны ешрак юарга.

Фото: 1stouns.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International