Баулы районы Татар Томбарлы авылы язгы ташкынга әзер

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Баулы районы Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Эльвир Ямалетдинов авыл халкы белән бергә ташуга каршы әзерлек эшләре алып бара.

"Язгы ташуга каршы чаралар төгәлләнде диярлек, елгаларны турайту мәсьәләсен хәл итәсе калды", - дип хәбәр итте Эльвир Ямалетдинов.

Томбарлы авыл җирлегендә су басу куркынычы зонасына барлыгы 42 йорт эләгә. Авыл халкына милекне иминиятләү мөмкинлеге турында хәбәр иттеләр. Су басу аеруча көчле булган территорияләрне чистарту буенча эшләр башкарылган инде, һәм гомумән алганда, язгы ташкынга бәйле вәзгыять контрольдә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International