Баулы активистлары өчен коррупциягә каршы темага түгәрәк өстәл узды

2020 елның 17 марты, сишәмбе

13 март көнне «Яшьләр доньясы» күппрофильле яшьләр үзәге базасында «Коррупциягә каршы бергә» дигән темага түгәрәк өстәл узды.

«Ватан» яшьләр клубы мөдире Динара Хөснуллина активистларны җәмгыятьнең коррупция проблемаларына мөнәсәбәте формалашуның төп этаплары белән таныштырды һәм коррупцион хокук бозулар өчен җаваплылык турында сөйләде. Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга аның турында фикер алышу белән коррупциягә каршы социаль видеоролик күрсәтелде.

Чара ахырында активистлар коррупциягә каршы акция үткәрделәр. Алар коррупция төшенчәләре, формалары һәм төрләре турында мәгълүмат бирүче «коррупция юк» дигән тематик буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International