Баулылы Россия су асты флотының тарихи вакыйгаларында катнашкан

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Бүген, 19 мартта, Россиядә су асты диңгезчеләре көне билгеләп үтелә. Бу датаны Баулыда туып-үскән Радий Зарипов та бәйрәм итә.

Баулыда туып-үскән Радий Зарипов - салкын сугыш чорында СССР Хәрби-диңгез флотының яшерен операцияләрендә катнашкан офицерларның берсе.

Радий Ринат улы Баулы эшчеләр бистәсендә туган. Әтисез үскән, әнисе һәм әбисе белән яшәгән. 1975 елда Баулының 1нче урта мәктәбен тәмамлаган. Спорт белән шөгыльләнгән, инженер-радиоэлектрончы булырга теләгән. 1976 елда  А.С. Попов исемендәге Югары хәрби-диңгез радиоэлектроника училищесына укырга керә һәм 1981 елда аны «автоматлаштырылган идарә системалары хәрби инженеры» белгечлеге буенча тәмамлый. Чынлыкта ул «су асты көймәләренең сугышчан мәгълүмати-идарә системалары» ябык белгечлеге буенча укый, алар заманча атом су асты көймәләрендә кулланыла. Аннан ул иң заманча су асты крейсерының икенче экипажында хезмәт итә башлый.

1982 елдан экипаж Тын океанда СССР дәүләт мәнфәгатьләрен яклау буенча хәрби бурычларны үтәүгә чыга башлый. Радий Зарипов 1984 елның сентябрендә «К-433»стратегик билгеләнештәге ракета су асты крейсеры хәрби часте командиры итеп билгеләнә.

Рафаил Мөхәрләмовның Радий Зарипов һәм илнең су асты флоты тарихындагы кызыклы мизгелләр турындагы мәкаләсен "Хезмәткә дан" газетасының җомга санында укырга мөмкин.

Фото: шәхси архив

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International