Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева коронавирус симптомнары барлыкка килгән очракта шунда ук табибны өйгә чакыртырга һәм үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә киңәш итә.
ТРда үз-үзен изоляцияләгән кешеләргә хастаханә битләре биреләчәк. Бу хакта «Татар-информ» МА Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Больничныйлар чирләүчеләрдә дә, үз-үзен изоляцияләүчеләрдә дә (чит илдән килгән кешеләр) булачак.
Моннан тыш, Ләйлә Фазлеева ММЧны дәвалау өчен препаратлар турында киңәшләр бирүдән кисәтте.