Баулы китапханәсе укучыларга онлайн хезмәт күрсәтүгә күчә

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Китапханәгә килүгә вакытлыча чикләү бүгенге көннән кертелде.

Әлеге чаралар коронавирус таралмасын өчен күрелгән.

БМР "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" МБУ җитәкчесе Лилия Фәхриева сүзләренә караганда, китапханә үз укучылары белән элемтәдә кала: хезмәт күрсәтү онлайн режимда – китапханәнең рәсми сайты, социаль челтәрләрдәге аккаунтлар, телефон аша башкарыла. Шуңа күрә, әгәр сезгә ашыгыч рәвештә мәктәп фәннәренә әзерләнергә яки мәгълүмат табарга кирәк булса, китапханә хезмәткәрләре дистанцион рәвештә ярдәм күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International