ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
Любовь Хохлова быел “Ел тәрбиячесе” республика конкурсында “Иң яхшы укытучы-логопед” номинациясендә беренче урынны яулады. Ул үзенең әлеге уңышын юнәлеш бирүче вакыйга дип саный, алда әле эшнең иге-чиге юк. Аның каравы, башка якташларының да үзеннән үрнәк алуларына өметләнә.
“Уңайлы мохит” республика максатчан программасы барышында Баулыда тротуарларны ремонтлыйлар.

22
сентябрь, 2013 ел
якшәмбе
Потап Томбарлы авыл җирлегенә керүче Васькин Туйралы авылында бүген тантаналы рәвштә үз түбәсе астында клуб, китапханә һәм медпунктны берләштергән күп функцияле үзәк ачтылар.

21
сентябрь, 2013 ел
шимбә

Көзге ярминкә реконструкция узган вокзал яны мәйданында булды.


20
сентябрь, 2013 ел
җомга
Пенсияне дәүләт финанславы программасында катнашу өчен гаризалар бирү срогы тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Баулы һәм Ютазы районнары буенча Пенсия фонды идарәсе начальнигы Станислав Тимофеев белән шул хакта әңгәмә алып бардык.

19
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
 “Татнефть” ААҖнең махсус комиссиясе Баулы нефтьчеләре эшчәнлеге территориясендәге чишмәләрнең торышына бәя бирде.


Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге биргән мәгълүмат буенча, 16 сентябрьдән график буенча “Татгазэнерго” ЯАҖ филиалы сәламәтлек саклау, мәгариф, шул исәптән мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә җылы бирә башлаган.

18
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Якташыбыз, Татарстанның халык артисты, баянчы-композитор Ганс Сәйфуллин иҗат концерты белән кабат  туган ягына – Баулыга кайтты.
Шәһәр башкарма комитеты хәбәр итүенчә, агымдагы елда биредә яңа асфальт салу планлаштырылган булган. Эшләрнең гомуми бәясе – 5 миллион сумнан артыграк. Ике-өч көн дәвамында “Нур” ЧҖҖ (Октябрьский шәһәре) юлчылары ком, вак таш җәйделәр, шушы көннәрдә юлны асфальтлауга керешәчәкләр. Урамның озынлыгы – 1 километрга якын. Әлеге ремонтны биредә яшәүчеләр озак көткән булган инде.
Күптән түгел шәһәр эчендә йөрүче маршрут автобуслары пассажирларга махсус мәйданчыкта хезмәт күрсәтә башладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International