Баулы районында күп функцияле үзәк төзелде

2013 елның 22 сентябре, якшәмбе

Төзелеш агымдагы елның апрелендә башланган иде. Авыл кешеләрен котларга килгән муниципаль район башлыгы Альберт Хәбибуллин әлеге объектның республика программасы буенча төзелүен билгеләде. Клубны торгызуга 10,5 миллион сум бирелгән, башка чыгымнарны исәпкә алганда төзелеш эшләренә барлыгы 17 миллион сумга якын акча тотылган.

Фельдшер-акушерлык пунктына, китапханәгә керү ишекләре аерым. 36 яшьлек Наталья Андреева биредә фельдшер булып 11 ел эшли һәм Васькин Туйралы, Дубовка авылларында яшәүче 453 кешегә, шул исәптән, 94 балага хезмәт күрсәтә. 

Күп функцияле үзәк ачылу уңаеннан җирле артистлар катнашында беренче концерт узды.


Азат Зиннуров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International