Баулының Фрунзе урамындагы юлга асфальт салдылар

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе
Шәһәр башкарма комитеты хәбәр итүенчә, агымдагы елда биредә яңа асфальт салу планлаштырылган булган. Эшләрнең гомуми бәясе – 5 миллион сумнан артыграк. Ике-өч көн дәвамында “Нур” ЧҖҖ (Октябрьский шәһәре) юлчылары ком, вак таш җәйделәр, шушы көннәрдә юлны асфальтлауга керешәчәкләр. Урамның озынлыгы – 1 километрга якын. Әлеге ремонтны биредә яшәүчеләр озак көткән булган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International