Баулыда тротуарлар реконструкцияләнә

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе

Коляскада йөрүче инвалидлар һәм балалар коляскалары йөртүче әниләргә Баулы шәһәренең социаль яклау бүлеге, почта, мәдәният йорты, мәшгульлек үзәге һәм хастаханә кебек мөһим социаль объектларга үтү зур кыенлык тудыра иде. Әлеге проблеманы хәл итү өчен, Һ.Такташ урамындагы тротуарларны төзекләндерү эше алып барыла.

Редакциягә район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше бүлеге буенча урынбасары Радик Шәрипов хәбәр итүенчә, эш күләме бер миллион сумга якын тәшкил итә.


Азат Зиннуров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International