Баулыда беренче көзге ярминкә үтте

2013 елның 21 сентябре, шимбә

Баулы районының барлык авыл җирлекәре үз товарларын китергән. Биредә бәяләр базардагыдан түбәнрәк иде. Мәсәлән, суганның бер килограммы – 13-15 сумнан, бәрәңгенең 10-литрлы чиләге 80-100 сумнан, сыер ите 220-230 сумнан сатылды.

Җирле артистлар якташларына концерт бүләк итте. Якшәмбе узачак чираттагы ярминкә Өлкәннәр көненә багышланачак.  


Вәдимә Хафизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International