ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Новозареченск бистәсендә ике гаилә яңа фатирларга күченде.

Төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе кышны каршы алырга әзер. Юлларны кардан арындыру белән 12 хатын-кыз һәм 6 ир-ат шөгыльләнәчәк.

Халык телендә “Калайчы көне” дип йөртелүче, юлларда беренче бозлавык хасил булган көн быел якшәмбегә туры килде, шуңа күрә ул узган ел белән чагыштырганда тынычрак узды.

Баулы районының алты авыл хуҗалыгы берләшмәсе Татарстан авыл хуҗалыгы һәм эм азык-төлек министрлыгы түбән савымлы хуҗалыклардан төзегән “кара исемлеккә” эләккән.

Бүген Нургалиева Мөнәвәрә Сахабетдин кызы үзенең 90 яшен каршылый.

22
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Синоптиклар Республикада температураның түбән төшүен фаразлый. Кайбер районнарда -10,-11 градус булуы ихтимал.
 Тат.Томбарлы китапханәсендә 17-24 октябрга кадәр "Көзге әкият" күргәзмәсе уза. Күргәзмәдә балалар яратып укый торган әкият геройлары урын алган. Шулай ук "Көзге сулыш" исеме астында китап-журналларга да күргәзмә ясалды.
Татарстан мәктәпләрендә көзге каникуллар 3-9ноябрдә көтелә. Республикада бу көннәр күп бәйрәм көннәре белән туры килә.
26 октябрь көнне иртәнге сәгать икедә сәгать телләре бер сәгатька артка күчереләчәк.
Сишәмбе көнне Рамиль Гатиятуллин Украина качыклары белщн очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International