Баулы ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Галиев хәбәр иткәнчә, якшәмбе көнне дүрт юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, берәү дә тән җәрәхәтләре алмаган. Дүшәмбе көнне иртәнге пик сәгатендә шәһәр юлларында автомобильләр сизелерлек аз иде. Күрәсең, машиналарының тәгәрмәчләрен алыштырырга өлгермәгән баулылылар эшкә җәмәгать транспортында барырга булганнар.
"Хезмәткә дан"