- Безнең 5 тракторыбыз, 1 “КамАЗ” автомашинабыз һәм 2 грейдерыбыз бар, - дип хәбәр итте төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе директоры Зөфәр Гыйниятов “Хезмәткә дан” газетасына. - Нигездә, без кышка әзер, тик техниканың ничек эшләрен без алдан әйтә алмыйбыз.
Хезмәткәрләребез юлларны комлы-тозлы катнашма белән эшкәрттеләр инде. Юлларны чистарту белән проблема булмас дип өметләнәбез.
"Хезмәткә дан"