Татарстан мәктәпләрендә көзге ял көннәре билгеләнгән
2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
Ата-аналар балалары белән бергә 1,2,3,4 ноябрь көннәрен үткәрәчәкләр. 6 ноябрь көнне Татарстанлылар бер көнгә күбрәк ял итәчәкләр, чөнки 6 нчы ноябрь көне Конституция көне итеп билгеләнгән.
Яңа ел яллары 29 декабрьдә башланып 11нче гыйнварда тәмамланачак. Язгы яллар 23-31 мартта булачак.