“Хезмәткә дан” газетасы хәбәр иткәнчә, узган ел чыгымнарны оптимизацияләү масатыннан, Новозареченск бистәсендәге балалар бакчасы мәктәп бинасына күчерелгән иде. Авыл җирлеге башкарма комитеты да балалар бакчасы бинасыннан авыл мәдәният йортына күченде. Бушап калган ике катлы бина мохтаҗларга торак итеп бирелде. Нәтиҗәдә тугыз гаиләнең торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек туды. Бинаны реконструкцияләп, ремонт уздырганнан соң, шушы көннәрдә ике гаилә анда өй туе уздырган.
"Хезмәткә дан"