ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2015 ел
сишәмбе

31 март көнне Үзәк китапханәдә 2нче санлы мәктәпнең 9нчы сыйныф укучылары өчен “Ватанның данлыклы уллары” исемле сөйләм журналы чарасы узды.

Татар Томбарлы авыл китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан төрле чаралар уздырыла.

25 март көнне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәрипов, 12нче санлы балалар бакчасы мөдире Овчинникова Г.А. һәм профком рәисе Гәбдуллина Ә.Ә. тыл хезмәтчесен Марданова Кәбирә Шәгәлиевнаны Җиңү бәйрәменә багышланган юбилей медале белән бүләкләделәр.

Кичә Баулы районының мәгариф ветераннарына Җиңүнең  70 еллыгына багышланган юбилей медальләрен тапшырдылар.

Салих авыл җирлегенең башлыгы Гәлләметдинов Заһит Сәетгалиевич Бөек Ватан сугышы ветеранына Мөхәмәтшәриф Гәрипович Гәриповка һәм аның тормыш иптәшенә – тыл хезмәтчесенә Зәйтүнә Сәйфуловнага юбилей медальләрен, азык-төлек җыелмасын тапшырды.

Икеайлык 1 апрельдән 1 июньга кадәр сузылачак. Аның кысаларында территорияләрдән чүп-чарны җыю, урамнарны юу, елганы  чистарту, чишмәләрне һәм балалар өчен җайланган мәйданчыкларны төзекләндерү, агач утырту эшләре планлаштырылган.

Баулының ЛПДС оешмасы ветераннарга Җиңүнең 70 еллыгына багышлап юбилей медальләрен тапшыруын оештырдылар.

Әлегә кадәр районның миграция хезмәте 27нче микрорайонда полиция бинасында урнашкан иде, ә кичә ул Пионер урамы 19нчы йортының беренче катына күчте. Бу бинада үткән елның азагыннан бирле республика казначейлыгы һәм “Водоканал” оешмасы эшли инде.

Үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә сукыр булган инвалидлар өчен “Өмет” клубының утырышлары кысаларында Көлке көне үткәрелде.

Үткән атнада ашыгыч, кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү бригадасы чакыру буенча 220 тапкыр чыктылар, шуның 214 очрагында ярдәм күрсәтелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International