Баулы районында санитария икеайлыгы старт алды

2015 елның 31 марты, сишәмбе

Баулы районында төзекләндерү һәм санитария чистартуы буенча координацияләү һәм эш оештыру  штабы барлыкка килде. Бүген район советының утырышлар залында штабның беренче утырышы узды.

Баулы районы башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин билгеләп үткәнчә, барлык җитәкчеләргә әлеге чарага бик җитди карарга кирәк. Бигерәк тә авыл җирлекләрендә, чөнки барысын да алда истәлекле вакыйга – Җиңүнең 70 еллык бәйрәме көтә.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәрипов хәбәр иткәнчә, гомумшәһәр шимбә өмәләре 3, 10, 11, 24 һәм 25 апрель көннәрендә үтә.


Айгөл Идиятуллина, "Хезмәткә дан"

Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International