ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Баулыда канализация коллекторларын чистарта торган махсус техника эшлиячәк.

Баулы сәнгать мәктәбе укучылары Гәрәев Ильяс (балалайка), Хөснуллин Владимир (гитара) Октябрьский  шәһәрендә узган Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Бөтенроссия яшь музыкантлар бәйгесендә катнаштылар.

1 апрель көнне ТРның хезмәт күрсәтү Порталы аша «Татэнергосбыт» оешмасы белән тәкъдим итүлече электроэнергияне түләү буенча комиссия гамәлдән чыккан. Элек комиссия барлык түләүдән 1% тора иде.

24 март көнне Поповка авыл китапханәсендә яшүсмерләр өчен “Без яшәүне сайлыйбыз” дигән мәгълүмати сәгате узды.

Новозареченск балалалар бакчасының тәрбияләнүчеләре өчен Балалар китабы атналыгына багышланган Абдулла Алишның “Куянкай” әкияте буенча музыкаль-сәхнәләштергән тамаша тәкъдир ителләр.

10-25 март көннәрендә Укучылар йортында укучылар өчен “Сыерчык өчен сыерчык оясы” декоратив-кулланма иҗадының район экологик бәйгесе оештырылган иде.


31
март, 2015 ел
сишәмбе

29 март көнне Лениногорск шәһәренең Балалар иҗады йортында “Тамчыкай-2015” спорт бал биюләренең Регионара турниры үтте.

1 апрель көнне һәрби хезмәткә чираттагы язгы чакыру кампаниясе башлана.

28 март көнне Александровка мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Доброцветова Екатерина Яр Чаллы шәһәрендә узган «TALENTS» чит телләр җырының Республика фестиваль-бәйгесендә катнашты.

31 март көнне Үзәк китапханәдә 2нче санлы мәктәпнең 9нчы сыйныф укучылары өчен “Ватанның данлыклы уллары” исемле сөйләм журналы чарасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International