Альбомнар яңартыла, яңа папкалар ясала. Балалар китапханәдә үткәрелә торган "Сугыш хатирәләре" конкурсына рәсемнәр ясап китерәләр. Сугыш ветераннары турында мәгълүмәт җыю эше дәвам итә, аларның балалары, туганнары белән очрашулар, әңгәмәләр оештырыла.
27 нче март көнне китапханәдә сугыш чоры балалары белән очрашу үткәрелде.
4 сыйныф укучылары, авылыбызның хөрмәтле кешеләре - Ирек һәм Гөлсылу Сафиннар һәм Гамир Юзаев белән очраштылар. Аларга сугыш башланганда 8-10 яшь булган. Кунаклар укучыларга сугыш елларына туры килгән бала чаклары турында бик тасвирлап сөйләделәр. Ирек абый түшендәге медальләрнең тарихын балаларга күз яшләре аша сөйләде. Чара барышында "1941-1945 елгы сугыш чоры балалары" дигән презентация дә күрсәтелде.
Очрашу чәй эчү, истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. Чарада 10 кеше катнашты, 7китап бирелде.
Китапханә мөдире: Эльвира Хәкимовна.