“Көлергә рөхсәт ителә” әдәби-музыкаль киче

2015 елның 31 марты, сишәмбе

30 март көнне китапханәдә “Көлергә рөхсәт ителә” әдәби-музыкаль кич узды. Зал матур буяуланган иде, стеналарга плакатлар эленделәр, шаян музыка яңгырады.

 

1 апрель елның иң күңелле, шаян көне булып санала, чөнки кешеләр бер-берсе белән шаяралар, бер-берсен алдарга тырышалар.

Россиядә 1 апрель Петр I заманыннан билгеләп үтелә. Барысы да бу көнне шаярганнар. Петр I шаярырга яраткан, шулай итеп күнелен ачкан. Шулай итеп илебездә көлке бәйрәме нигезләнгән.

Төрле илләрдә бу бәйрәмне төрлечә атыйлар. Англиядә – Ахмаклар көне, Франциядә – апрель балыгы, Италиядә – Сантый бәйрәме, ә Россиядә – Көлке көне.
Бәйрәмдә күп шаян уеннар, бәйгенамәләр,
мәкальләр бәйгесе, юмористик табышмаклар булды. Тамашачы “Кыз сурәте”, “Буталчык сораулар”, “Рәссам”, “Күршеңне ашат”, “Сай белемле шагыйрь» кебек бәйгеләрдә актив катнаштылар. Җиңүчеләрне приз белән бүләкләделәр.

 bavly-cbs.ru

Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International