ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2015 ел
сишәмбе
“Россия тимер юллары” ачык акционерлык җәмгыяте Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына 2015 елның 3-12 май көннәрендә Россия территориясендә ерак араларга хәрәкәт итүче тимер юл транспортында бушлай йөрү мөмкинлеген булдырды. Бушлай йөрү документларын 2015 елның 1 нче апреленнән рәсмиләштерергә була.

6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген барлык 4 сыйныф укытучылары “2015 елның ФДМС белән килешеп башлангыч мәктәптә белем алу сыйфатын билгеләү” темалы вебинарда катнаштылар.

2 апрель көнне А.С.Пушкин исемендәге 9нчы санлы Яшел Үзән лицеенда 11-12 яшьлек укучылар арасында “Тере классика” Бөтенроссия китап укучылар бәйгесенең республика этабы узды.

7 апрель көнне Баулыда алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми фаразын вәгъдәлиләр синоптиклар.
26 мартның төнендә Мәскәү-Челәбе юлында урнашкан кафега талаучылар һөҗүм иткән
9 апрельдән 12нче майга кадәр республиканың юл инспекциясе комплекслы тикшерү үткәрәчәк – “Хезмәткә дан” сайты.

Бүген 84-яшьлек Зәймә Гәниева Җиңүнең 70-еллыгына багышланган юбилей медален һәм Татарстан президенты бүләген алды.

5 апрель көнне Васькино-Туйралы китапханәсендә 8-12 яшьлек укучылар өчен Ганс Христиан Андерсонның 210 яшенә багышланган әдәби сәгате узды. Чарада “Әкиятче исемле тылсымчы” китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Бүген Александровка мәктәбендә Баулы аграр колледжы әгъзәләре белән очрашу узды. Алар 9-11 сыйныф укучыларын колледжның материаль-техник нигезе белән таныштырдылар, белгечлекләрне санап киттеләр һәм колледжка кабул итү кагыйдәләрен сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International