Тыл хезмәтчесен Баулы районы башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин һәм Баулы районы газ эксплуатациясе буенча хезмәте начальнигы Рәвил Хәбипов котладылар. Элеге хезмәттә Зәймә апа 30 ел эшләп лаеклы ялга чыккан.
Зәймә Шәвәлиевна 1931 елның 1 гыйнварында Исергәп авылында туган. Бүгенге көндә ул Баулы шәһәрендә яши. Үткән елны тормыш иптәше Гали ага белән алар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Ике балалы ата-ана өч онык һәм бер оныкча булуы белән бик бәхетле.
Зилә Әхмәтнәбиева "Хезмәткә дан"
Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе