5 апрель көнне Васькино-Туйралы китапханәсендә 8-12 яшьлек укучылар өчен Ганс Христиан Андерсонның 210 яшенә багышланган әдәби сәгате узды. Чарада “Әкиятче исемле тылсымчы” китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Бүген Александровка мәктәбендә Баулы аграр колледжы әгъзәләре белән очрашу узды. Алар 9-11 сыйныф укучыларын колледжның материаль-техник нигезе белән таныштырдылар, белгечлекләрне санап киттеләр һәм колледжка кабул итү кагыйдәләрен сөйләделәр.
“Девон” боз сараенда 2-4 апрель көннәрендә 2007 елгы яшь хоккеистлар арасында Хоккей Федерациясенең призына турнир узды.
Баулының “Девон” боз сарае 6-12 апрель көннәрендә тимераякта массалы шуу булачагы турында хәбәр итә.
Үткән атнада ашыгыч, кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү бригадасы чакыру буенча 239 тапкыр чыктылар, шуның 236 очрагында ярдәм күрсәтелгән.
28 март көнне Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжында “Алло, без сәләтлеләрне эзлибез” VIII ачык Республика бәйгесе узды.