Сугыш ветераннары 2015 елның 3-12 маенда тимер юл транспортында бушлай йөрү мөмкинлегеннән файдалана алалар

2015 елның 7 апреле, сишәмбе

“Россия тимер юллары” ачык акционерлык җәмгыяте күрсәтелгән вакыт аралыгында “Ветераннар турында” гы Федераль законның 2 маддәсендә 1 өлешнең 1 пунктында һәм 4 маддәсендә әйтелгән РФ гражданинына яки гражданлыгы булмаган, ләкин РФ даими яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына, шулай ук инвалид яки ветеранны озата йөрүче бер кешегә тимер юл транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге бирә.

Бушлай йөрү өчен билетларны купелы вагоннарга (урын-җир тәкъдим ителә) һәм барлык категориядәге поездларга – югары тизлектәге “Сапсан”, тизйөрешле “Ласточка” поездлары (икенче класслы хезмәт күрсәтү урыннары), шәһәр яны, фирма, пассажир поездларындагы урыннарга рәсмиләштерергә була. Транзит аша чит ил дәүләтләре буйлап хәрәкәт итүче поездларга да бушлай йөрү билетларын рәсмиләштерергә була.

 
Пассажирлар күрсәтелгән вакыт аралыгында бушлай йөрү мөмкинлегеннән чикләнмәгән күләмдә файдалана алалар.


Бушлай йөрүгә билетларны рәсмиләштерү өчен билет кассаларында түбәндәге документлар таләп ителә:
1. Шәхесне ачыклаучы документ;
1.1. Паспорт яки шәхесне ачыклаучы башка документ – РФ гражданнары өчен;
1.2. Паспорт яки шәхесне ачыклаучы башка документ, яшәү төре – чит ил гражданнары өчен;
1.3. Яшәү төре - гражданлыгы булмаган затлар өчен.
2. Бушлай йөрү хокукын бирә торган документ (Бөек Ватан сугышында катнашучының таныклагы, Бөек Ватан сугышы инвалидының таныклыгы,
“ __ группа инвалиды” тамгасы белән Федераль законның “Ветераннар турында”гы 14 маддәсендә каралган ташламаларга хокук турындагы таныклык, “Ленинград оборонасы өчен” медале белән бүләкләнү турындагы таныклык).

“РТЮ” ААҖ һәм “ФПК” АҖ поездларында сервис хезмәтләре (урын-җир һәм ашау) өчен түләргә кирәкми. Чит ил поездлары һәм вагоннары өчен түләүләр әлеге илдә кабул ителгән кагыйдәләр буенча алына.


Материалны “РТЮ” ААҖ филиалы - Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International