Алар С.Маршакның “Мәче йорты” әкияте буенча “Байлык бер айлык, масайма” дип исемләнгән музыкаль тамаша күрсәттеләр. Төп рольне “Гвоздика” мәктәпкә әзерлек төркеменнәң Диана Дәүләтшина уйнады. Уртанчылар төркеменнән Данияр Ханов һәм Әминә Усманованың кечкенә мәчеләр рольләрен башкарулары тамашачы күңелленә аеруча хуш килде. Әлеге спектакль ата - аналарга да күрсәтелде.