Баулы эшмәкәрләренә күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр

2019 елның 6 сентябре, җомга

Татарстан Республикасында инвестицион климатны яхшырту буенча «Юл картасы» дип аталган чаралар планы нигезендә Росреестр теркәү процессының һәм эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару өчен җир участокларын һәм башка күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую сыйфатын күтәрергә омтыла.

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының күчемсез милекне рәсмиләштергәндә документларны әзерләү мәсьәләләрендә хокукый грамоталылыгын күтәрү максатыннан, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсендә консультацияләрнең махсус тәрәзәсе ачылды. Адресы: Казан шәһәре, Авангардная ур., 74, подъезд 2, 4 нче тәрәзә.

Монда торак булмаган күчемсез милек объектларын (эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен билгеләнгән) һәм алар астындагы җир участокларын (законлаштыруны таләп иткән үзгәртеп коруга дучар ителгән күчемсез милек объектларыннан кала) кадастр исәбенә куярга яки милек хокукын теркәргә теләгән юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр мөрәҗәгать итә алалар.

Консультация үткәрү вакыты - һәр сишәмбе 8дән 12 сәгатькә кадәр. Түләүсез юридик консультация алу өчен 8 (843) 255-24-20 телефоны буенча алдан шалтыратырга мөмкин.

Шулай ук күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле барлык сораулар буенча консультацияне Росреестрның 8(800)100-34-34 бердәм тәүлек буе эшли торган телефон номеры буенча алырга мөмкин.

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International