Кичә районның өч хуҗалыгы комбайнчылары беразга үз эшләрен туктатып тордылар. Сәбәбе – комбайнчылар конкурсы кысаларында урып-җыю алдынгыларын Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин бүләкләде.
Атна саен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Баулы комбайнчыларының эш нәтиҗәләре турында мәгълүматны республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына җибәрә.
«Бәкер» хуҗалыгы механизаторы – 26 яшьлек Рәсим Хәбибуллин агымдагы атна күрсәткечләре буенча районда суктыру буенча алда бара. Район башлыгы Рамил Гатиятуллин авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фәрит Кыямов белән бергә кырга килеп, аңа грамота һәм акчалата премия тапшырды. Район башлыгы механизаторга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм комбайнчылардан урып-җыю барышы белән кызыксынды.
«Бэкер» крестьян-фермер хуҗалыгында хәзерге вакытта сабан бодаен 900 гектардан җыеп аласы бар. Ярый әле, һава торышы урнашты, калган 400 гектарны якын көннәрдә төгәлләргә ниятлиләр. Кырда дүрт комбайн эшли, быел парк бер комбайнга тулыланган, шуңа күрә техника җитәрлек. «Бәкер» КФХ җитәкчесе Марат Бакиров әйтүенчә, быел уңыш бик яхшы, сабан бодае гектардан 25 центнер чыга. Шулай ук көзге бодайдан, карабодайдан һәм арыштан да уңыш яхшы булыр дип көтелә.
Рәсим Хәбибуллин “Акрос 530” комбайнында урак башыннан 1884 тонна суктырган. Рәсим 16 яшьтән комбайн штурвалы артында, башта “Хансевәр” ширкәтендә механизатор булып эшләгән, инде өченче ел «Бэкер»дә эшли.
– Быел әллә ни кыенлыклар юк, яңа комбайн, шуңа күрә эшләү үзе бер рәхәт. Иртә таңнан төнгә кадәр эшләргә тырышабыз, уңыш яхшы, – дип сөйләде ул. - Урып-җыю алдынгыларын бүләкләүләре бик күңелле.
“Николашкино” җәмгыяте механизаторы Радик Исмәгыйловка һәм “Исламгалиевлар” КФХ механизаторы Раушан Артыкбаевка да район башлыгының мактау грамотасы һәм акчалата премия тапшырылды.
5 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Баулы аграрийларына 4,8 мең гектардан бөртекле культуралар суктырасы калган, бу уңышның 17 процентын тәшкил итә.
Айгөл Идиятуллина, Кадрия Гыймазова
Фото: Айгөл Идиятуллина