Бу атнада Баулы районында «Социаль такси» эшли башлады. Авылда яшәүче 65 яшьтән өлкән кешеләрне махсус «Лада Куб» машинасы медицина учреждениеләренә илтә.
Мәгълүм булганча, «Демография» милли проекты кысаларында «Өлкән буын»төбәк проекты буенча автомобиль сатып алынды. "Социаль такси" "Милосердие" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә беркетелгән. Үзәк директоры Резидә Саттарова билгеләп үткәнчә, республиканың 43 районы мондый автомобильләрне 28 августта алды, шул исәптән Баулы районына да. Ә 2 сентябрьдән машина өлкән яшьтәге кешеләрне медицина учреждениеләренә илтә башлады инде.
Бер атна эшләү дәверендә 64 кешегә хезмәт күрсәтелгән.
Өлкәннәрне медицина учреждениеләренә илтү өчен мобиль бригада булдырылган, анда комплекслы үзәк шоферы һәм социаль хезмәткәр яки социаль эш буенча белгеч керә.
Агымдагы ел ахырына кадәр комплекслы үзәк белгечләре график төзегән һәм медицина учреждениеләре белән килештергән. Быел 1344 өлкән кешегә хезмәт күрсәтү ниятләнә.
Автор: Ләйсән Галимова
Автор фотосы