Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сәүдә челтәрләре аша сату буенча актив эш алып барыла. Бу хакта 11 гыйнварда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров видеоконференция режимындагы киңәшмә барышында хәбәр итте.
2020 елдан ЕНДВ яки ПСН кулланучы эшмәкәрләргә кайбер маркировкаланган товарлар белән берәмләп сәүдә итү тыелачак.
Татарстан Республикасында авылда кече хуҗалыкларны үстерү турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Бүген, 13 гыйнварда, "Яңа Гасыр" телеканалында "Яңалыклар" программасында мошенниклар гамәленнән зыян күргән күчемсез милек сатып алучыларны яклауга юнәлдерелгән законнардагы яңалыклар турында сюжет чыгачак. Сүз намуслы сатып алучылар югалткан торак өчен компенсациянең яңа кагыйдәләре турында барачак.
Начар метеорологик күренешләр: 13 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран, көньяк-көнбатыштан көчле җил, көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, иртән, көндез бозлавык, кар көртләре көтелә.
Бүген ТАССРның яшьтәше, Баулы районының иң өлкән мөгаллимәсе Кәбирә Шагали кызы Мәрдәнова үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә.
Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу турында «Халык контроле» нә хәбәр итүчеләр бүләк алырга мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба – идарә) хәбәр иткәнчә, республиканың кулланучылар базарында, шул исәптән балалар һәм яшьләр арасында, никотинлы продукция - Россия Федерациясендә тыелган снюс аналогы сату очраклары арткан, аларда тәмәке никотинга алыштырылган.
Россия Хезмәт министрлыгы һәм Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт хезмәтне саклау белгечләре өчен Бөтенроссия олимпиадасын үткәрә.
Төнлә һәм иртән томан; көндез буран; көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр.