Баулыларны хезмәтне саклау белгечләренең Бөтенроссия олимпиадасында катнашырга чакыралар

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Баулы муниципаль районы башкарма комитеты Россия Хезмәт министрлыгы һәм хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәтнең хезмәтне саклау белгечләре өчен бөтенроссия олимпиадасын (алга таба - Олимпиада) үткәрүләре турында хәбәр итә. Катнашу бушлай.

Олимпиаданың максаты - хезмәтне саклау буенча белгеч һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү. Олимпиада нәтиҗәләре буенча хезмәтне саклау буенча белгечләрнең рәсми реестры булдырылачак. Барлык белгечләр дә белем дәрәҗәсен раслаучы сертификатлар,Россиядә хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч 100000 сум алачак. Һәр федераль округта иң яхшысы - 50000 сум.

Әлеге чарада катнашу өчен сайтта теркәлергә (https://olimpiada.trudohrana.ru/) хезмәтне саклауның төп мәсьәләләрен өйрәнергә һәм тест узарга кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International