Тәмәкесез никотинлы продукция сату мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба – идарә) хәбәр иткәнчә, республиканың кулланучылар базарында, шул исәптән балалар һәм яшьләр арасында, никотинлы продукция - Россия Федерациясендә тыелган снюс аналогы сату очраклары арткан, аларда тәмәке никотинга алыштырылган.

Республикада 2019 елның 27 декабренә мондый продукцияне кулланган балаларның кискен агулануының 3 очрагы (Казан, Түбән Кама һәм Әлмәттә) теркәлде.

Игътибар итегез: әлеге продукция идентификация билгеләре, куллану ысулы (чәйнәү, суыру) һәм чыгару рәвеше (карамель, леденецлар, сагыз һ.б.) буенча азык-төлек продукциясенә керә, әмма аның кем тарафыннан чыгарылуын, сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы документлар булырга тиеш (ярашлылык турында декларация). Шул ук вакытта, никотин азык-төлек продукты түгел, шуңа ул куркынычсызлык таләпләренә туры килә һәм әйләнештә була алмый.

Идарә тарафыннан югарыда күрсәтелгән продукцияне саткан сәүдә объектларына планнан тыш тикшерүләр үткәрелә, ачыкланган фактлар буенча Россия Федерациясе законнарында каралган максималь катгый чаралар кулланыла, шул исәптән продукциягә арест салу, штраф санкцияләре һәм материалларны тиешле хокук саклау органнарына тапшыру.

Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, мондый продукцияне сатуны туктату максатыннан, алга таба эшне оештыру өчен, Баулы районы халкына, Баулы муниципаль районы территориясендә урнашкан сәүдә челтәрендә сатылган никотиклы продукцияне сату фактлары турында 8 (85569) 5-63-63 телефоны буенча идарәнең территориаль бүлекләренә яки кайнар линия телефонына (843) 272 80 33 (эш көннәре) һәм 238 98 54 (ял һәм бәйрәм көннәрендә) оператив рәвештә хәбәр итәргә тәкъдим итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International