Махсус режимлы шәхси эшмәкәрләр маркировкаланган тун һәм дарулар белән сәүдә итә алмый

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

2020 елдан ЕНДВ яки ПСН кулланучы эшмәкәрләргә кайбер маркировкаланган товарлар белән берәмләп сәүдә итү тыелачак.

Берәмләп сәүдә - йөкләнгән керемгә бердәм салым түләүчеләр һәм патентлы шәхси эшмәкәрләр арасында иң киң таралган бизнес төре. Закон (29.09.2019 ел, № 325-ФЗ Федераль закон) 2020 елдан тун, дару препаратлары һәм аяк киеме сатуны тыю өстәячәк (товарлар маркировкаланган очракта).

Ә менә ИП "тыелган" товарлар сатуны дәвам итәргә карар итсә, аңа салым салуның гомуми системасын яки УСНны сайларга туры киләчәк.

УСНны киләсе елдан куллана башлау өчен, бу елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча хәбәрнамә бирергә кирәк. Хәбәрнамә белән соңга калып булмый. Әгәр бу хәл булса, эшмәкәрләр 2020 елда УСНга күчә алмый.

Н. Андреева, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17 нче районара инспекциясе салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International