ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

14 гыйнварда     Россия  Федерациясе  авыл  хуҗалыгы     министрының  беренче  урынбасары     Джамбулат Хатуов төбәк  аграр  ведомстволары  җитәкчеләре,  тармак берлекләре  һәм  фәнни бергәлек җитәкчеләре  белән    селектор киңәшмәсе  уздырды,  ул  язгы  кыр  эшләренә  әзерләнү һәм  үзебезнең  чәчүлек  материалын  куллану  мәсьәләләренә  багышланган  иде.  Чарада  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашты.

Баулыларны ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «МОЙ КРАЙ, МОЙ ВЗГЛЯД» фотоконкурсында катнашырга чакырабыз.

Акция баулыларга мәгълүмат җиткерүгә юнәлтелгән.

15 гыйнварда Баулыда вакытлыча салкын суны өзеп торачаклар.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр итүенчә,    2020 елда  Россия  авыл  яшьләре  берлеге  яшь активистлар  үз инициативалары  белән  авылларны  үстерү өчен  шөгыльләнәчәк  проект офисын -  гражданнар  активлыгына ярдәм  итү  һәм аны  үстерүнең  тотрыклы  инфраструктурасын    төзергә  сәләтле  командаларны  ачыклау  буенча  конкурс  уздыра.

Баулы шәһәренең 1нче мәктәбе укучысы Никита Изюмов II Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең финалисты булды.

2019 елда  республика  бюджетыннан   коммерциягә карамаган  бакчачылык  һәм  яшелчәчелек  ширкәтләрнең  эчке  инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауны финанслашуга 1:2 нисбәтендә 83,6 млн сум акча бүлеп  бирелде.  


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.

Баулыда кышкы картинг буенча ачык ярышлар - Татарстанның көньяк-көнчыгышы кубогының 3нче этабы узачак.

Куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International