Лениногорскида ТР ДОСААФ Кубогына Татарстан Республикасы көньяк-көнчыгышының бишенче кышкы этабы ярышлары узды, анда Урыссу, Баулы, Лениногорск, Азнакай, Бөгелмә, Сарман, Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан, Октябрьский, Уфа, Бирск, Ижевск, Ува шәһәрләреннән 80 спортчы катнашты.
Минераль ашламалар туплау темплары һәм авыл хуҗалыгы җирләреннән нәтиҗәле файдалану турында бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде.
Куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.
Үзәк балалар китапханәсендә «Минем Республикам гербы» дип исемләнгән танып-белү сәгате узды.
Ял көннәрендә дә, эш көннәрендә дә Баулы шахматчылары нинди дә булса ярышларда катнаша. Шушы көннәрдә тагын ике турнир узды.
Баулыда 8 февральдә 900 гә якын кеше "Россия чаңгы юллары – 2020" Бөтенроссия акциясендә катнашты.
Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 9 февралендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бердәм кабул итү практикасы дәвам итә.
Куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.
Татар шагыйре, прозаик һәм драматург Фәнис Яруллинның шигырьләрен укучылар бәйгесе әдипнең туган авылы Кызылъяр авылында үткәрелде. Анда Баулы районы мәктәпләре укучылары, шулай ук Башкортстан Республикасы Туймазы районыннан һәм Октябрьский шәһәреннән балалар һәм педагоглар катнашты.