Баулы балаларына канатлы барс турында риваятьләр сөйләделәр

2020 елның 9 феврале, якшәмбе

Үзәк балалар китапханәсендә «Минем Республикам гербы» дип исемләнгән танып-белү сәгате узды.

7 февраль көнне китапханәгә 2нче мәктәпнең 3 «а» сыйныф укучылары кунакка килделәр.
Яшь китап укучылар Татарстан Республикасының дәүләт символлары тарихы турында презентация карадылар. Балалар канатлы барс турында легендаларны тыңладылар һәм Гербта сурәтләнгән һәр символның һәм төснең асылын белделәр, Татарстан гимны тыңладылар һәм җырладылар. Соңыннан балалар үзләренең белемнәрен тикшерделәр, дип хәбәр итә мәдәният бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International