Баулы шахматчылары көн саен диярлек ярыша

2020 елның 9 феврале, якшәмбе

Ял көннәрендә дә, эш көннәрендә дә Баулы шахматчылары нинди дә булса ярышларда катнаша. Шушы көннәрдә тагын ике турнир узды.

Гыйнварның соңгы көне 14 яшьлек Данис Османовка зур шатлык алып килде, чөнки ул классик шахмат буенча Баулы чемпионы булды. Бу авыр көрәштә икенче урынга Айрат Садриев (1979 елгы), өченче урынга 13 яшьлек Кирилл Рыжаков лаек булды.

 Баулы һәвәскәрләр лигасының 11 турдан торган блиц-турнирының финал нәтиҗәләре дә билгеле булды. Анда Баулы районының төрле яшьтәге 50гә якын шахмат сөюче катнашты. Беренче урынны Радик Джаманкулов яулады, икенче урынны Эльза Галиева, өченче урынны Данис Османов яулады.

«Ветераннар» номинациясендә бу ярышларда беренче урынны Николай Коротаев, икенче урынны – Равил Гаязов, өченчене – Дуйсенгали Хаиров алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International