Баулылар «Россия чаңгы юлы-2020» акциясенә кушылды

2020 елның 9 феврале, якшәмбе

Баулыда 8 февральдә 900 гә якын кеше "Россия чаңгы юллары – 2020" Бөтенроссия акциясендә катнашты.

Иң яшь чаңгычыларга сигез яшь иде, ә иң өлкәненә-Рәшид Рәфыйковка бер елдан соң 80 яшь тула!

Традиция буенча старт сызыгына беренче булып VIP-узышта катнашучылар басты. Шулай итеп, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре башкаларга үрнәк күрсәтә.

Барлыгы 18 старт булды, катнашучылар төрле яшь төркемнәренә бүленделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу чара республика программасы буенча төзелгән «Трехгорка» яңа чаңгы базасы ачылганнан соң беренче тапкыр үткәрелә. Фиништан соң катнашучыларның җылы бинада киенү, кайнар чәй яки кофе эчү, ял итү мөмкинлеге бар.

Ярышлар тәмамланганнан соң иң җитез чаңгычыларны бүләкләделәр. Беренче, икенче, өченче урыннар өчен оештыручылар катнашучыларга 18 комплект медаль таратты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International