ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

"Цифрлы диктант-2020" Бөтенроссия Белем бирү акциясе старт алды. Әгәр сез үзегезнең цифрлы грамоталылык дәрәҗәгезне белергә, компьютер белән эшләү күнекмәләрен тикшерергә күптән теләгәнсез икән - ул чакта бу проект сезнең өчен!

11,12,14 апрельдә Баулы артистлары Инстаграмда турыдан-туры эфирда чыгыш ясаячак.

Баулы районының кече торак пунктлары буенча күчмә сәүдә графигы.

«Татнефть» предприятиеләрендә саклагыч битлекләр, костюмнар һәм комбинезоннар, «ТАНЕКО» заводында антисептик препаратлар җитештерү оештырылган.

Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Язгы кыр эшләренең барышы һәм бакчачылык ширкәтләренең инфраструктурасын модернизацияләү турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Начар метеорологик күренешләр:  Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил, төнлә һәм иртән кыска вакытлы буран һәм юлларда бозлавык көтелә.

Хезмәткәрләрне эштән азат итү, тулы булмаган эш белән тәэмин итү режимнарын кертү кертү сәбәпле, Россия Федерациясе субъектларында вакытлыча читтән торып эшләү турында мәгълүмат җыю функционалы гамәлгә ашырылды.

Бүген, 6 апрельдә, Баулы муниципаль районы мәгариф бүлеге кайнар линия ачты.

Узган атнада азык-төлек продуктларын китерүгә 51 гариза, кайнар линиягә 250 шалтырату кергән, санлы пропускларның гамәлдә булу вакыты озайтылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International