Аязучан болытлы һава. Төнлә-иртән кар, кыска вакытлы буран, көндез юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан, секундына 7-12 м, урыны белән 15-20 м/с тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-6˚. Көндез максималь һава температурасы +2..+5˚. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килү көтелә.