"Татнефть" Covid-19га каршы көрәштә максималь ярдәм күрсәтә

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

«Татнефть» предприятиеләрендә саклагыч битлекләр, костюмнар һәм комбинезоннар, «ТАНЕКО» заводында антисептик препаратлар җитештерү оештырылган.

Шушы көннәрдә генә костюмнар республиканың көньяк-көнчыгыш медицина оешмаларына тапшырылды.

Битлекләрне тектерү Татарстанның бөтен көньяк-көнчыгышында җәелдерелгән. 200 меңгә якын данә әзерләнгән. Хәзер костюмнар чыгаруны оештыру буенча эш алып барыла. 

"АзнакайКиемнәре"ндә медперсонал өчен инфекциягә каршы комплектлар әзерләү 31 мартта старт алган. Беренче ике көндә үк 900гә якын комплект чыгарылган, анда куртка, чалбар, халат, фартук, нарукавниклар, башлыклар һәм бахиллар кергән.

Медицина учреждениеләренә тапшырылган костюмнар медицина персоналы тарафыннан югары бәяләнде. «Алар югары квалификацияле ярдәм күрсәтү һәм инфекциянең таралуын булдырмау өчен бик кирәк",-дип ассызыклады Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш округы штабының коронавирусны профилактикалау һәм дәвалау буенча җитәкчесе Вера Головина.

Беренче резерв госпитале тулысынча нефть холдингы акчасына җиһазландырылган. Ул шулай ук югары квалификацияле медицина персоналы белән тәэмин ителгән.  Әзерләнгән 60 койканың һәркайсы ИВЛ белән җиһазландырылган. Ашыгыч хәл килеп чыкканда да, һәр авыру оператив ярдәм алачак.

Шулай ук 2 апрельдә Әлмәт районында Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә шәхси саклану чараларының чираттагы партиясе тапшырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International