"Стоп КоронаВирус-Баулы": узган атна нәтиҗәләре

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Билгеле булганча, Баулы районы администрациясе «СтопКороноВирус-Баулы» штабы оештырды.

Район штабының кайнар линия телефоны 6-07-16, анда сез электрон сервиста теркәлү буенча консультация ала аласыз.

Кайнар линиянең эшләү вакыты: 8:00-12:00 һәм 13:00-17:00 дүшәмбе-җомга.

Узган атнада азык-төлек китерүгә 51 гариза, кайнар линиягә 250 шалтырату кергән, ике максат буенча цифрлы пропускларның гамәлдә булу срогы озайтылган:
- 6 - "шәһәр читендәге йортка бару яки аннан китү" (1 сәгатьтән 2 сәгатькә кадәр);

- 9 - "яшәү урынын үзгәртү" (1 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр, өч көнгә 1 тапкыр).

Баулы хастаханәсе рәсми мәгълүматы буенча узган атнада ОРВИ белән авыручылар саны сизелерлек кимегән.

Сәламәт булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International