Эш бирүчеләр өчен мәгълүмат

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 152нче боерыгына үзгәрешләр кертү максатында, "Россиядә эш" ОБВ тарафыннан хезмәткәрләрне эштән азат итү, оешма хезмәткәрләренең тулы булмаган мәшгульлеге режимнарын кертү, шулай ук чикләү чаралары кертелүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясе субъектларында вакытлыча читтән торып эшләү турында мәгълүмат җыю функционалы гамәлгә ашырылды.

Үзгәрешләр булган саен, мәгълүматны хисап формасына кертергә кирәк.

Бу уңайдан сезне «ЕСИА» дәүләт хезмәтләре аша «Россиядә эш» порталына теркәлергә чакырабыз.

Персоналның саны үзгәрү турында мәгълүматны бары тик дәүләт хезмәтләре (https://www.gosuslugi.ru/legal-entity>) аша авторизацияләнгән эш бирүчеләр генә бирә ала. 

Компанияне Дәүләт хезмәтләре порталында теркәү буенча өстәмә мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча алырга була: https://www.gosuslugi.ru/help/faq/c-1/1>

Мәгълүмат бирү өчен сылтама: <https://trudvsem.ru/information/pages/company_staff_change>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International