ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Хезмәт алу өчен автомобильнең дәүләт номерын һәм транспорт чарасын теркәү турында таныклык номерын белергә кирәк.

«Авылда су белән тәэмин итү» республика программасы буенча Шәмәй авылында су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләү башланды.

Коронавирус йогышы таралуга юл куймау максатыннан идарәче компанияләр балалар мәйданчыкларын эшкәртәләр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге авыл яшьләре өчен социаль әһәмиятле авторлык проектлары буенча конкурс уздыра.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, «АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020» дигән чакыру игълан иткән иде. Әлеге чара бүгенге вәзгыятькә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының сезонлы эшләргә ихтыяҗын искә алып кабул ителде.

Начар метеорологик күренешләр: төнлә һәм көндез 17 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, урыны белән 23 метрга кадәр булачак.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 8 апрелендәге 460 номерлы карары нигезендә гражданнарны беренчел кабул итү бары тик граждан тарафыннан туры килә торган эш эзләүдә дәүләт хезмәте күрсәтү турында электрон рәвештә гариза биргәндә генә гамәлгә ашырыла.

«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБССОның Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнары филиалының Баулы бүлеге 15 - 29 апрель көннәрендә вакцинопрофилактика буенча кайнар линия үткәрү турында хәбәр итә.


15
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Николашкино авылында гомер итүче хезмәт ветераны Савельева Анастасия Егоровна бүген күркәм юбилеен билгеләп үтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International