Баулы районы авылында су белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителә

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

«Авылда су белән тәэмин итү» республика программасы буенча Шәмәй авылында су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләү башланды.

Гомуми озынлыгы 2,2 километр булган яңа суүткәргеч киләчәктә Шәмәй халкын өзлексез су белән тәэмин итәргә һәм әлеге торак пунктны су белән тәэмин итү проблемасын тулысынча хәл итәргә тиеш. Аның төзелешенә республика бюджетыннан 4,2 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Су үткәргечне төзү белән Казаннан подрядчы оешма шөгыльләнә. Миңлегол су алу җайланмасыннан Шәмәй авылына кадәр су үткәргечне кыр аша салырга туры киләчәген исәпкә алып, төзүчеләр эшләрен чәчүгә кадәр үк башладылар. Хәзерге вакытта кырда эшләр тәмамланган, анда чәчәргә була, ә төзелеш техникасы һәм эшчеләр бригадасы авыл урамында эшне дәвам итә.

Автор: Кадрия Гыймазова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International