Баулыда балалар мәйданчыклары дезинфекцияләнә

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Коронавирус йогышы таралуга юл куймау максатыннан идарәче компанияләр балалар мәйданчыкларын эшкәртәләр.

«Комфорт» җәмгыяте хезмәткәрләре йорт яны территорияләрен дезинфекцияләүгә кереште. Махсус костюмнар кигән хезмәткәрләр эскәмияләр, балалар мәйданчыклары, подъезд ишекләрен махсус эретмә белән эшкәрттеләр.

«Махсус дезинфекция чарасы белән (натрий хлордексин) балалар тотынырга мөмкин булган бөтен нәрсәне дә эшкәртәбез, - ди җәмгыять директоры Илдар Әсәдуллин. - Без шулай ук контейнер мәйданчыкларын, контейнерларны үзебез эшкәртәбез. Моның өчен махсус җиһазлар сатып алдык".

Автор: Айгөл Хөсәенова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International