Баулы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең дистанцион эш тәртибе

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 8 апрелендәге 460 номерлы карары нигезендә гражданнарны беренчел кабул итү бары тик граждан тарафыннан туры килә торган эш эзләүдә дәүләт хезмәте күрсәтү турында электрон рәвештә гариза биргәндә генә гамәлгә ашырыла.

Эшсез сыйфатында исәпкә кую турында гариза Россиянең TRUDVSEM.RU порталында (Гомумроссия вакансияләр базасы) бирелә (ЕСИА аша керү).

Сораулар туса, сез һәр көнне 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе көннәреннән тыш, үзәкнең «кайнар линия» телефонына (5-15-36) шалтырата аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International