Баулыларны һәм шәһәребез кунакларын 6 февральдә Агросәнәгать паркында (Баулы шәһәре, Сәнәгать урамы, 14а) узачак ярминкәгә чакыралар.
2 февральдән 6 февральгә кадәр “Кооператив идарәчесе” курсы буенча дүрт көнлек көндезге уку дәресләре башланды.
5 февральдә төнлә һәм иртән томан көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр начараячак. Юлларда бозлавык, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр.
4 февральдә 10 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр урыны белән томан сакланачак, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булачак.
Иртәгә, 4 февральдә, төнлә hәм көндез Татарстанда юлларның кайбер участокларында көчле бозлавык булачак дип кисәтә Татарстан синоптиклары.
Салым түләүчеләр «Җәмәгать туклануы» тармак проектын гамәлгә ашыруга кагылышлы сорауларын 4 февральдә 13:00 сәгатьтә узачак түләүсез вебинарда бирә алачак.
Салым инспекциясе белгече 2020 елга кем керемнәр турында кемгә хисап тотарга тиешлеген аңлатты.
Баулы районы башлыгы яңа коронавирус инфекциясенә каршы ике этапта вакцина ясатты.
2 февраль көнне Николашкино авылында халык җыены булып узды. Аның барышында авыл халкы үзен борчыган сорауларга җаваплар ала алды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, ташламалы "кыска" һәм 1%тан 5%ка кадәр еллык ставка буенча инвестиция кредитларын агропредприятиеләрне цифрлаштыруга, маркировкалау өчен җайланмалар сатып алуга һәм башка максатларда алырга мөмкин.