2020 елда кыйммәтле бүләкләр һәм башка табыш алган баулыларга салым түләргә кирәк

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Салым инспекциясе белгече 2020 елга кем керемнәр турында кемгә хисап тотарга тиешлеген аңлатты.

2021 елның 30 апреленә кадәр гражданнар 2020 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга тиеш.

Керемнәр турындагы декларацияне, мәсәлән, милектә минималь сроктан да кимрәк булган фатирны саткан баулылар бирергә тиеш. Шулай ук 2020 елга керемнәр турында кыйммәтле бүләкләр алган (якын туганнардан булмаган очракта), милекне арендага тапшырган яки чит ил чыганакларыннан керем алган кешеләр хисап тоту зарур. 

Керемнәр турында шулай ук шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, адвокатлар һәм башка затлар да хисап тотарга тиеш.

НДФЛны 2021 елның 15 июленә кадәр түләргә кирәк. Әгәр салым түләүче декларацияне 2021 елның 30 апреленә кадәр тапшырмаса һәм салымны вакытында түләмәсә, моның өчен җәза каралган. Мәсәлән, НДФЛ түләмәгән өчен штраф түләнмәгән салым суммасының 20% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International