2 февраль көнне Николашкино авылында халык җыены булып узды. Аның барышында авыл халкы үзен борчыган сорауларга җаваплар ала алды.
Новозареченски авыл җирлеге башлыгы Светлана Багижева авыл халкы алдында хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, хисап чорында Николашкинода яхшы якка үзгәрешләр булган. Авыл халкы өчен иң зур вакыйгалардан - федераль трассадан Измайлово ягына юлга капиталь ремонт ясау.
Светлана Багижева Николашкинода булган проблемалар турында да сөйләде. Аларның иң зурысы - су белән тәэмин итү линияләренең тузуы. Ул, район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, авылны «Чиста су» су белән тәэмин итү системаларын реконструкцияләү программасына кертүне сорады. Җирлек башлыгы сүзләренә караганда, күзәтчелек органнары су белән тәэмин итү объектларына махсуслаштырылган предприятиегә хезмәт күрсәтүне таләп итә, әмма әлегә мондый тузган хуҗалыкка хезмәт күрсәтү өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга теләүчеләр юк. Ремонт һәм хезмәт күрсәтү эшләрен үз көчләре белән башкарырга туры килә, бу эшкә ирекле ярдәмчеләрне җәлеп ителә.
Николашкинода яшәүчеләр пассажирлар ташу проблемасын күтәрде. Алар сүзләренчә, гыйнварда автобуслар бер атна йөрмәгән. Бу сорауны шәрехләп, район башлыгы Рамил Гатиятуллин мондый хәлнең ни сәбәпле килеп чыгуын аңлатты. Хәзерге вакытта проблема хәл ителде.